Tatar Quran

Chapter 99 (Sura 99)
1; Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә.
2; Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса.
3; Һәм кеше әйтсә: “Ни булды бу җиргә”, – дип.
4; Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер.
5; Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер.
6; Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен.
7; Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер.
8; Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер.

Pages ( 99 of 114 ): « Previous1 ... 9798 99 100101 ... 114Next »