Tatar Quran

Chapter 90 (Sura 90)
1; Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.
2; Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.
3; Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.
4; Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.
5; Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?
6; Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: “Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем”, – дип.
7; Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?
8; Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?
9; Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?
10; Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?
11; Ул бөек таулардан үтмәде.
12; Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?
13; Ул юл – кол азат итмәктер.
14; Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,
15; якын кардәш булган ятимгә.
16; Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.
17; Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.
18; Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.
19; Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер.
20; Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.

Pages ( 90 of 114 ): « Previous1 ... 8889 90 9192 ... 114Next »