Tatar Quran

Chapter 100 (Sura 100)
1; Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.
2; Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.
3; Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.
4; Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.
5; Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.
6; Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.
7; Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.
8; Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.
9; Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,
10; күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.
11; Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен?

Pages ( 100 of 114 ): « Previous1 ... 9899 100 101102 ... 114Next »