Tatar Quran

Chapter 93 (Sura 93)
1; Төшкә хәтле булган вакыт белән ант” итәм.
2; Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.
3; Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: “Иртәгә җавап бирермен”, диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: “Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды”, – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)
4; Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)
5; Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.
6; Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)
7; Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?
8; Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?
9; Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.
10; Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.
11; Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!

Pages ( 93 of 114 ): « Previous1 ... 9192 93 9495 ... 114Next »