Tatar Quran

Chapter 113 (Sura 113)
1; Әйт, әй Мухәммәд, “Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан.
2; Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан.
3; Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа.
4; Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын.
5; Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә.

Pages ( 113 of 114 ): « Previous1 ... 111112 113 114Next »