Tatar Quran

Chapter 84 (Sura 84)
1; Әгәр күк ярылса.
2; Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде.
3; Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә.
4; Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса.
5; Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде.
6; Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың.
7; Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше.
8; Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер.
9; Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр.
10; Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше,
11; тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр.
12; Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр.
13; Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде.
14; Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады.
15; Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды.
16; Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен.
17; Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән.
18; Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән.
19; Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз.
20; Ни булды аларга иман китермиләр.
21; Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр.
22; Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар.
23; Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер.
24; Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән.
25; Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер.

Pages ( 84 of 114 ): « Previous1 ... 8283 84 8586 ... 114Next »