Tatar Quran

Chapter 82 (Sura 82)
1; Кайчан күк ярылса.
2; Вә йолдызлар чәчелсә.
3; Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар.
4; Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар.
5; Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер.
6; Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә.
7; Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде.
8; Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды.
9; Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез.
10; Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр.
11; Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр.
12; Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер.
13; Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр.
14; Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр.
15; Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә.
16; Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар.
17; Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?
18; Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?
19; Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас.

Pages ( 82 of 114 ): « Previous1 ... 8081 82 8384 ... 114Next »