Tatar Quran

Chapter 75 (Sura 75)
1; Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен.
2; Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр).
3; Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: “Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен”, – диләр).
4; Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.
5; Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер
6; Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр
7; Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса.
8; Ай тотылса.
9; Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр.
10; Ул көндә кеше әйтер: “Бу куркынычтан кайда качарга?”
11; Бүген качып котыла торган урын юк.
12; Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр.
13; Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән.
14; Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр.
15; Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр).
16; Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен.
17; Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак.
18; Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр!
19; Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер.
20; Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез.
21; Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз.
22; Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр.
23; Ул йөз Раббысына караучыдыр.
24; Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр.
25; Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың.
26; Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә,
27; шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр.
28; Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар.
29; Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы.
30; Бүген бармак Раббың хозурындадыр.
31; Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады.
32; Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты.
33; Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды.
34; Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!
35; Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!
36; Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме?
37; Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме?
38; Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде.
39; Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды.
40; Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме?

Pages ( 75 of 114 ): « Previous1 ... 7374 75 7677 ... 114Next »