Tatar Quran

Chapter 70 (Sura 70)
1; Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: “Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр” – дип.
2; Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк,
3; дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан.
4; Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә.
5; Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда!
6; Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар.
7; Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез.
8; Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр.
9; Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар.
10; Ул көндә дус дустыны сорамас.
11; Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә.
12; вә хатынын һәм кардәшләрен биреп,
13; вә аны эченә алган кабиләсене биреп,
14; вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр.
15; Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды.
16; Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр.
17; Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене.
18; Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене.
19; Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды.
20; Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер.
21; Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми.
22; Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр.
23; Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар.
24; Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр.
25; Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр.
26; Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр.
27; Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр.
28; Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр.
29; Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр.
30; Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр.
31; Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер.
32; Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр.
33; Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар.
34; Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар.
35; Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр.
36; Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып,
37; уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр.
38; Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме?
39; Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан.
40; Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз.
41; Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас.
42; Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.
43; Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар.
44; Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер.

Pages ( 70 of 114 ): « Previous1 ... 6869 70 7172 ... 114Next »