Tatar Quran

Chapter 109 (Sura 109)
1; Ий Мухәммәд г-м әйт: “Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр!
2; Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын.
3; Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз.
4; Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен.
5; Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез.
6; Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын!

Pages ( 109 of 114 ): « Previous1 ... 107108 109 110111 ... 114Next »