Tatar Quran

Chapter 81 (Sura 81)
1; Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).
2; Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).
3; Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар.
4; Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.
5; Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.
6; Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.
7; Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.
8; Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)
9; Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.
10; Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.
11; Вә күк урыныннан китәрелсә.
12; Вә җәһәннәм каты кыздырылса.
13; Вә җәннәт якын китерелсә.
14; Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.
15; Ант итәмен кире кайтучылар белән.
16; Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.
17; Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.
18; Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.
19; Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.
20; Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.
21; Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.
22; Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.
23; Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.
24; Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.
25; Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.
26; Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?
27; Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.
28; Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.
29; Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә.

Pages ( 81 of 114 ): « Previous1 ... 7980 81 8283 ... 114Next »