Tatar Quran

Chapter 86 (Sura 86)
1; Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм.
2; Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?
3; Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр.
4; Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр.
5; Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?
6; Халык кылынды ятакка коелган судан.
7; Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан.
8; Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.
9; Яшерен эшләр ачылган көндә,
10; кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас.
11; Яңгыр иясе булган күк илә.
12; Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм.
13; Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер.
14; Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер.
15; Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр.
16; Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен.
17; Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит!

Pages ( 86 of 114 ): « Previous1 ... 8485 86 8788 ... 114Next »