Tatar Quran

Chapter 111 (Sura 111)
1; Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар).
2; Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде.
3; Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар.
4; Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә.
5; Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр.

Pages ( 111 of 114 ): « Previous1 ... 109110 111 112113114Next »