Chapter 92 (Sura 92)
1; Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа.
2; Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса.
3; Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм.
4; Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер.
5; Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса.
6; Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса.
7; Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
8; Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә.
9; Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса.
10; Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
11; Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс.
12; Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер.
13; Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле.
14; Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән.
15; Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер.
16; Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты.
17; Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр.
18; Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән.
19; Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.
20; Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә.
21; Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр.
Tatar Quran
Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 82 83 84 85 86 87 88 89 90 91 92 93 94 95 96 97 98 99 100 101 102 103 104 105 106 107 108 109 110 111 112 113 114