Tatar Quran

Chapter 88 (Sura 88)
1; Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде.
2; Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр.
3; Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер.
4; Кайнар утка кереп ґәзабланырлар.
5; Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар.
6; Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр.
7; Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс.
8; Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар.
9; Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр.
10; Дәрәҗәсе бөек җәннәттә.
11; Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр.
12; Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр.
13; Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр.
14; Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр.
15; Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр.
16; Вә җәелгән паласлар бардыр.
17; Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар?
18; Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?
19; Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар?
20; Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән?
21; Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең.
22; Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең.
23; Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса.
24; Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
25; Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары.
26; Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер.

Pages ( 88 of 114 ): « Previous1 ... 8687 88 8990 ... 114Next »