Tatar Quran

Chapter 87 (Sura 87)
1; Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.
2; Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.
3; Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды.
4; Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде.
5; Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды.
6; Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың.
7; Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер.
8; Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.
9; Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.
10; Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.
11; Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше.
12; Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер.
13; Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас.
14; Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.
15; Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды.
16; Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез.
17; Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер.
18; Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер.
19; Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.

Pages ( 87 of 114 ): « Previous1 ... 8586 87 8889 ... 114Next »