Tatar Quran

Chapter 94 (Sura 94)
1; Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы.
2; Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме.
3; Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме.
4; Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме?
5; Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң
6; Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла.
7; Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш.
8; Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул!

Pages ( 94 of 114 ): « Previous1 ... 9293 94 9596 ... 114Next »