Tatar Quran

Chapter 69 (Sura 69)
1; Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне.
2; Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт.
3; Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың.
4; Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар.
5; Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр.
6; Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр.
7; Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар.
8; Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган.
9; Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар.
10; Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән.
11; Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә.
12; Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык.
13; Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә
14; җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр –
15; шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр.
16; Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр.
17; Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер.
18; Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер.
19; Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: “ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз,
20; мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны” – дияр.
21; Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә.
22; Бөек дәрәҗәле җәннәттә.
23; Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр.
24; Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен!
25; Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: “Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы!
26; Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы!
27; Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы!
28; Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде.
29; Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды!
30; Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: “Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны!
31; Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны!
32; Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз!
33; Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде.
34; Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде.
35; Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк.
36; Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар.
37; Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар.
38; Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.
39; Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.
40; Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер.
41; Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз.
42; Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез!
43; Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер.
44; Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде.
45; Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек.
46; Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек.
47; Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде.
48; Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт.
49; Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр.
50; Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер.
51; Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр.
52; Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл!

Pages ( 69 of 114 ): « Previous1 ... 6768 69 7071 ... 114Next »