Tatar Quran

Chapter 77 (Sura 77)
1; Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен.
2; Чын искүче җил белән.
3; Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән.
4; Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән.
5; Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен.
6; Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә.
7; Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.
8; Әгәр йолдызларның нуры сүнсә.
9; Дәхи күк ярылса.
10; Дәхи таулар тетелеп очсалар.
11; Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар.
12; Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде.
13; Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде.
14; Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген?
15; Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер.
16; Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме?
17; Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез.
18; Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез.
19; Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр!
20; Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан?
21; Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык.
22; Билгеләнгән туачак вакытына чаклы.
23; Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез.
24; Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
25; Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп.
26; Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз.
27; Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек.
28; Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
29; Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка!
30; Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз.
31; Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр.
32; Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны.
33; Гүя ул очкын сары дөя кебидер.
34; Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
35; Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер.
36; Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер.
37; Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
38; Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз.
39; Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз!
40; Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
41; Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр.
42; Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр.
43; Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен!
44; Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез.
45; Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
46; Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз.
47; Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
48; Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр.
49; Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
50; Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар?

Pages ( 77 of 114 ): « Previous1 ... 7576 77 7879 ... 114Next »