Tatar Quran

Chapter 104 (Sura 104)
1; Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә.
2; Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады.
3; Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр.
4; Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр.
5; Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде?
6; Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр.
7; Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер.
8; Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр.
9; Уттан булган озын баганалар белән.

Pages ( 104 of 114 ): « Previous1 ... 102103 104 105106 ... 114Next »