Tatar Quran

Chapter 83 (Sura 83)
1; Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр.
2; Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар.
3; Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр.
4; Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы.
5; Олугъ кыямәт көнендә.
6; Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар.
7; Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер.
8; Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен?
9; Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр.
10; Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр.
11; Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар.
12; Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр.
13; Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр.
14; Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган.
15; Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс.
16; Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр.
17; Моның соңында аларга әйтелер: “Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр”, – дип.
18; Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер.
19; Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген?
20; Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр.
21; Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен.
22; Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр,
23; яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.
24; Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр.
25; Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән.
26; Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар!
27; Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер.
28; Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.)
29; Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр
30; Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр.
31; Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр.
32; Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде.
33; Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр.
34; Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр.
35; Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар.
36; Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде.

Pages ( 83 of 114 ): « Previous1 ... 8182 83 8485 ... 114Next »