Tatar Quran

Chapter 107 (Sura 107)
1; Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме?
2; Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр.
3; Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә.
4; Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.
5; Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.
6; Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.
7; Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас.

Pages ( 107 of 114 ): « Previous1 ... 105106 107 108109 ... 114Next »