Chapter 78 (Sura 78)
1; Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: “Мухәммәд нәрсә сөйли”, – дип бер-берсеннән сораштылар”.
2; Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән” хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар.
3; Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.
4; Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр.
5; Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!
6; Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.
7; Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.
8; Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.
9; Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.
10; Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.
11; Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык.
12; Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык.
13; Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык.
14; Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек.
15; Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне.
16; Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен.
17; Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер.
18; Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез.
19; Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр.
20; Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар.
21; Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр).
22; Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды.
23; Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар.
24; Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар.
25; Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.
26; Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде.
27; Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр.
28; Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде.
29; Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып.
30; Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз.
31; Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер.
32; Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр.
33; Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар.
34; Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар.
35; Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр.
36; Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер.
37; Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар.
38; Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр.
39; Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр.
40; Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: “Әгәр мин туфрак булсамчы”, – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак” була алмаслар.)
Tatar Quran
Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 82 83 84 85 86 87 88 89 90 91 92 93 94 95 96 97 98 99 100 101 102 103 104 105 106 107 108 109 110 111 112 113 114