Tatar Quran

Chapter 56 (Sura 56)
1; Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,
2; ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.
3; Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.
4; Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,
5; вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
6; алар чәчелгән тузан кеби булырлар.
7; Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.
8; Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.
9; Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.
10; Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
11; Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле
12; Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.
13; Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.
14; Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.
15; Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.
16; Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.
17; Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.
18; Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.
19; Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.
20; Вә алар тели торган җимешләр белән.
21; Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.
22; Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.
23; Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.
24; Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.
25; Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.
26; Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.
27; Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.
28; Чәнечкесез сәдер агачлары астында.
29; Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.
30; Вә даимән булучы күләгәдә.
31; Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.
32; Вә бик күп җимешләр эчендә.
33; Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.
34; Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.
35; Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.
36; Аларны яшь кызлар кылдык.
37; Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.
38; Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.
39; Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.
40; Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.
41; Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.
42; Алар эссе җилдә вә кайнар суда.
43; Кара төннән булган күләгәдә.
44; Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.
45; Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.
46; Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.
47; Дәхи әйтәләр иде: “Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.
48; Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел”, – дип.
49; Әйт: “Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.
50; Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.
51; Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.
52; Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.
53; Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,
54; вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.
55; Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.
56; Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.
57; Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?
58; Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.
59; Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?
60; Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.
61; Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.
62; Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!
63; Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!
64; Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?
65; Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.
66; Вә: “Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,
67; Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде”, – дияр идегез.
68; Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!
69; Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?
70; Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?
71; Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!
72; Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.
73; Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.
74; Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!
75; Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.
76; Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.
77; Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.
78; Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.
79; Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.
80; Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.
81; Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы?
82; Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.
83; Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,
84; сез шул вакытта аңа карап сорарсыз.
85; Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.
86; Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.
87; Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!
88; Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,
89; аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.
90; Әмма уң тараф кешесе булса.
91; Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.
92; Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,
93; аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.
94; Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр.
95; Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.
96; Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!

Pages ( 56 of 114 ): « Previous1 ... 5455 56 5758 ... 114Next »