Tatar Quran

Chapter 91 (Sura 91)
1; Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм.
2; Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.
3; Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.
4; Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.
5; Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.
6; Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.
7; Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.
8; Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.
9; Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.
10; Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше.
11; Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.
12; Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.
13; Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: “Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз”, – диде.
14; Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.
15; Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.

Pages ( 91 of 114 ): « Previous1 ... 8990 91 9293 ... 114Next »