Tatar Quran

Chapter 114 (Sura 114)
1; Әйт: “Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.
2; Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.
3; Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.
4; Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан.
5; Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.
6; Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр. (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.)

#Online Quran Project(quran-online.net) Edited :Qurandatabase.org Translator: Yakub b. Nugman

Pages ( 114 of 114 ): « Previous1 ... 112113 114