Tatar Quran

Chapter 79 (Sura 79)
1; Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,
2; дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
3; Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,
4; кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,
5; Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
6; Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
7; Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
8; Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
9; Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
10; Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: “Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
11; Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?
12; Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: “Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк”, – дип.
13; Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.
14; Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.
15; Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?
16; Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.
17; Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.
18; Әйт аңа: “Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.
19; Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың”, – дип.
20; Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
21; Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
22; Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
23; Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
24; Әйтте: “Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр”, – дип.
25; Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.
26; Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.
27; Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.
28; Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.
29; Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.
30; Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.
31; Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.
32; Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.
33; Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.
34; Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,
35; ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.
36; Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.
37; Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,
38; дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,
39; Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.
40; Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,
41; әлбәттә җәннәт аңа урындыр.
42; Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.
43; Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.
44; Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.
45; Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.
46; Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.

Pages ( 79 of 114 ): « Previous1 ... 7778 79 8081 ... 114Next »