Tatar Quran

Chapter 101 (Sura 101)
1; Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне!
2; Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне!
3; Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде?
4; Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр.
5; Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар.
6; Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса.
7; Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр.
8; Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса.
9; Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр.
10; Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде?
11; Ул һавийә кыздырылган утдыр.

Pages ( 101 of 114 ): « Previous1 ... 99100 101 102103 ... 114Next »